пятница, 22 октября 2010 г.

РЕЗОЛЮЦИЯ Казан ш. Хәтер көн 15.10.2010 ел

РЕЗОЛЮЦИЯ

Казан ш. Хәтер көн 15.10.2010 ел
Без бүген 1552 елның октябрендә сөекле ватаннарын- Казан ханлыгын Мәскәү илбасарларыннан саклап шәһит булган борынгы бабаларыбызны искә алабыз.
Татар дәүләтен басып алу һәм Казан халкын кыру Россия империясенең басып алу сәясәтенең беренче адымы булды.
Үзенең дәүләтен югалткан татар халкы 458 ел буе империянең ассимиляция һәм руслаштыру сәясәтенә каршы тора. Бу көрәштә ул күпмилион улларын һәм кызларын югалтты. Мәскәү бүтән илләрне икейөзлек сәясәтен үткәрүдә гаепләсәдә, үзе шундый сәясәтне үткәрүче. Бүтән илләрне халыкларның хокукларын бозуда фаш итә, әмма ләкин үзе барлык халыкара кануннарны боза.
Бу кануннар: “Кеше хокукларының гомуми декларациясе”, “Берләшкән милләтләр оешмасының кол халыкларны деколонизация турында декларация”, “Региональ телләрне яклау һәм саклау турында Европа хартиясе”, “Милли азчылыкларны яклау турында конвенция – ЕТС157”.
Бу кануннарга совет һәм рус империяләре җитәкчеләре кул куйган бит. 2007 елның 12 сентябрендә кабул ителгән “Төп халыкларның хокуклары турында Берләшкән милләтләр Оешмасы декларациясенә” Россия кул куймады. Бу анлашыла, чөнки халыкара җәмәгатьчелеге рухи, мәдәни геноцид алып баручы, төп халыкларның табигый байлыкларнын талаучы Россияне халыкларның хокукларын бозуда гаепләргә мөмкин. Хәтта Россия Конституциясе халыкара хокук килешүләр нигезендә халыкларның хокукларын тәэмин итә.Мәгариф, фән, мәдәният мәсъәләләре Федерация һәм Федерация субъекты карамагына керә.
Бүгенге көндә республикалар бу хокуклардан мәхрүм ителгәннәр. Ничә еллар буе империя Россияне “яхшылыкка” алып баручы кануннар кабул итә, әмма ләкин алар Россия халыкларының һәлакәтенә китерә.
Бүгенге көндә Татарстанның табышы тулысынча диярлек тартып алына. Сәяси һәм икътисади тормышта “вертикаль хөкем сөрә. Россия буенча 2000 артык татар мәктәпләре ябылды, Татарстанда һәм Башкортостанда укыту рус теленә күчерелгән. 309-нчы канунны бик тиз генә кабул итеп, милли мәгарифне һәм милли мәктәпне юк иттеләр. Әле исән калган татар мәктәпләре Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирүдән мәрхүм ителгән.
Бердәнбер татар югары уку йорты, Дәүләт телевидение һәм радио комитеты, «Дулкын», «Тәртип» радиосы, Россиядәге татар радио, телевидение тапшырулары, гәҗитләр, журналлар юк ителә. Россия түрәләреннән «Федерация” дигән сүзне ишетептә булмый хәзер.
Россия 2008 елның сентябрендә Төньяк Осетиянең һәм Абхазиянең бәйсезлеген таныды, Көнбатыш илләр шулай ук Косовоны таныдылар.Бу халыкара хокукый нормаларга таянып эшләнде.Дәүләт суверенитеты турында декларацине кабул иткән, 1992 елның 21мартында бөтенхалык референдумы үткәргән Татарстан бәйсез дәүләт дәрәҗәсенә һичшиксез лаеклы.
Бу мәсъәләне демократик юллар белән чишеп була.Әмма ләкин Мәскәүдә Конституцияга каршы килә торган, илне унитар дәүләткә чигендерә торган проектлар әзерләнә.Метрополиянең башбаштаклыгына каршы чыгучы милли хәрәкәт юлбашчыларын эзәрлекләү бу сәясәтне раслый.Бер гаебе булмаган мөселмән яшьләрен шпионажда, терроризмда гаепләү, аларны эзәрлекләү моны күрсәтә.
1988 елдан башлап Идел буе халыклары Казан ханлыгын яклап һәлак булган шәһидләргә багышланган Хәтер көне үткәрәләр.1552 елның октябрендәге вакыйгалар һәм халыкның физик һәм рухи һәлакәте татар милләтенең фаҗигасе.Бу көн кайгы көнегенә түгел, ул бәйсез дәүләтне торгызу өчен туктаусыз көрәш башланган көн.Күп илләрнең рәсми календарларенда Хәтер көне күрсәтелгән,нигәдер Татарстанда һәм Россияда юк.Егерме ел буе хөкүмәт һәм президент шәһид булган бабаларыбызга һәйкәл куерга вәгъдә итәләр.Бүгенге көндә бу вәгъдәләр онытылды.
Хәтер көнендә таләп итәбез:
1. Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Деклларацияне һәм 1992 елның 21 март бөтенхалык референдумы нәтиҗәләрен тормышка ашырырга.
2. Россия һәм Татарстан Конституциясена, халыкара хокукка таянып тулы кыйммәтле татар мәгариф системасын торгызырга.
3. Милли хәрәкәт юлбашчыларын, дини оешмалар активистларын, бәйсез журналистларны эзәрлекләүне туктатырга.
4. Хәтер көнен Татарстан һәм Россия рәсми календарена ял көне итеп кертергә һәм бу көнне матәм һәм мәдәни чаралар уздырырга.
Бөтенхалык җыенында кабул ителде. 15 октябрь 2010 ел.

Комментариев нет:

Отправить комментарий